Яралгының ана карынындагы үсеше һәм бала табуга әзерлек, шулай ук күкрәк сөтен ашату турында район педиатрлары Гибадулллин Р.И. һәм Ворков Т.А. сөйләде.
Тукай районының ГХАТ бүлеге башлыгы Э.Р. Мостафина чыгышыннан катнашучылар балаларны теркәү кагыйдәләре һәм районның демографик хәле турында белде.
Тукай район үзәк хастаханәсе медицина психологы Светлана Пожарская йөклелек вакытында психоэмоциональ халәт турында булачак әниләргә лекция үткәрде.
Чарада катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат һәм уңай хис-кичерешләр алды.
Очрашу " Семья - это семь и Я "фильмын карау белән тәмамланды.