Наркодиспансерда гаиләдә әтинең роле турында сөйләячәкләр

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель көнне 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркодиспансерында ата-аналар өчен «Әти, әткәй, ул: әти роле » темасына чираттагы ачык очрашу узачак.

Республика клиник наркодиспансерның психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева сөйләячәк:

- Система буларак гаиләдә әтинең роле һәм аның бурычлары нинди?

- Баланың үсешенә һәм олы тормышына әти ничек йогынты ясый?

- Ул нинди функция башкара һәм әнинекеннән аның аермасы нәрсәдә?

- Әти-әнинең үз әтисе белән аралашу тәҗрибәсе булмаса яки җитәрлек булмаса, нишләргә?

- Ниһаять, үз балаларың өчен ничек яхшы әти булырга?

Сезне шимбә көнне, 12 апрельдә 12:00 сәгатьтә Сеченов ур., 6 йорт, Д корпусы, 3 кат (мансарда) адресы буенча көтәбез.

Катнашу бушлай. Сылтама нигезендә алдан теркәлү:

https://forms.yandex.ru/u/6655792384227c0016ed6791

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International