Тиренең яңа шешләрен профилактикалау көне 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе филиалы «Салават Күпере» поликлиникасында оештырылды. Пациентларны Республика клиник тире-венерология диспансеры белгечләре карады.
Дерматовенерологлар Кәримова Э.В. һәм Охотникова К. Ю. 40 пациентка дерматоскопия үткәргән. Бу тикшерү тире структурасын, кан тамырлары үзгәрешләрен, шешләрнең формасын җентекләп бәяләү нигезендә тиредә яман шешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Алынган нәтиҗәләр, кагыйдә буларак, 90% тан артык очракта алга таба тикшерүләр белән раслана.