Апаста репродуктив яшьтәге пациентларны диспансерлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 11 апреле, җомга

Апас муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында репродуктив яшьтәге затларны диспансерлаштыру темасына киңәшмә узды.

Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә узды.

Киңәшмәдә төрле өлкә җитәкчеләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре катнашты. Район үзәк хастаханәсе табиблары Филипп Карабанов, Кадрия Мефодьева бүген гамәлдә булган программаны тәкъдим иттеләр.

"2025 ел башыннан Апас район үзәк хастаханәсе репродуктив яшьтәге затларга диспансеризация үткәрә. Әлеге диспансеризацияне 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге һәр кеше үтәргә тиеш. Диспансеризация узу теләсә нинди авыруны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Иртә стадиядә ачыкланган авыруны дәвалау җиңел бирелә һәм кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге зур. Беренче өлештә ир-атлар башта хирургка бара, аннары анкета сорауларына җавап бирә. Әгәр табиб берәр нәрсә тапса, тикшерү Казан клиникаларында дәвам итәчәк. Куркырга кирәкми", - дип сөйләде Филипп Карабанов.

Кадрия Мефодьева хатын-кызлар консультациясе эше белән таныштырды.

Хезмәткәрнең үзенең сәламәтлеге турында кайгырта алу мөмкинлеген булдыру максатыннан эш бирүче аңа диспансеризация узу өчен түләүле ял көне бирә.

Исегезгә төшерәбез, бу мөһим процесс "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты  ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International