«Начар бәйлелекләргә каршы тору һәм илнең кеше потенциалын саклап калу нигезе буларак җиңүчеләрнең мирасы» икенче фәнни-гамәли конференциясе үз эшен төгәлләде.
Конференцияне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Сергеевич Филатов ачты. Ул катнашучыларга сәламләү сүзе һәм пленар утырышларда уңышлы эшләү теләкләре белән мөрәҗәгать итте.
Конференция ике өлештән торды.
Беренчесе актуаль проблемаларга: хәзерге җәмгыятьтә бәйлелек формаларына, кешенең рухи-әхлакый потенциалына, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы торуга багышланды.