Казан шәһәре 7нче шәһәр клиник хастаханәсе күчмә комплексы Татарстан авылларында эшен дәвам итә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәре М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы Апас районының Чирмешән авылында яшәүчеләрне кабул итә башлады.

Мобиль поликлиникада авыл халкы диспансеризация уза алачак. Ул безнең илдә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай уздырыла.

Узган атнада мобиль бригада Апас районының Урта Балтай авылында 276 кешене тикшергән, шуларның 202се эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк.

25  пациентка табиблар өстәмә тикшеренүләр билгеләде, 11 – хастаханәгә салдылар.

Ел башыннан мобиль поликлиника табиблары 3 176 пациентны караган һәм аларга тиешле дәвалау билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International