Иске Куак табиб амбулаториясе хезмәткәрләре язгы өмәгә чыктылар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Тырма, себерке һәм чүп-чар өчен капчыклар белән коралланып, өмәдә катнашучылар узган елгы яфракларны, коры үләнне, ботакларны һәм көнкүреш чүпләрен җыештырды. Аерым игътибар чәчәк түтәлләренә һәм яшел үсентеләргә бирелде — тиздән аларны яңа чәчәкләр бизәячәк.

 — Безнең өмәләр — ул гади җыештыру гына түгел, ә авылдашлар белән иркен аралашу, туган авыл өчен уртак эш башкару һәм яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтү мөмкинлеге, — диде амбулатория мөдире Светлана Мрез.

Амбулатория коллективы мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашмый. Биредә ышаналар: медицина учреждениесе тирәсендә чисталык һәм тәртип булдыру — ул күңелле атмосфера гына тудырып калмый, ә пациентларның да кәефен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International