15 апрель — Лаборатор диагностика белгечләре көне!

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен замана медицинасын аларсыз күз алдына да китереп булмый торган белгечләр билгели. Аларның эшенең сыйфаты һәм төгәллеге пациентларның диагнозы һәм дәвалавы өчен турыдан-туры җаваплы.

👩‍⚕️ Лениногорск район үзәк хастаханәсендә 23 фельдшер-лаборант эшли. Алар көн саен меңләгән тикшерүләр, йөзләгән анализлар ясап, халыкның сәламәтлеге сагында тора.

❤️ Һөнәрегезгә тугрылык, игътибарлылык һәм җаваплылык өчен зур рәхмәт! Эшегез шатлык китерсен, тормышыгызда күңелле, якты мизгелләр күбрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International