Кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында җитәкче аппаратны «ГосПромпт» системасында эшләргә өйрәтү узды, анда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр катнашты.
Ясалма фәһем эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә, шул исәптән рутиналы идарә итү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.