Бу атнада хроник йөрәк җитешсезлеге турында белем көннәре уза.
Әлеге чараның максаты – авыру симптомнары турында, иртә һәм төгәл диагностика ясауның мөһимлеге, шулай ук вакытында дәвалау кирәклеге турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Хроник йөрәк җитешсезлегеннән бөтен дөньяда 60 миллионнан артык кеше интегә.
Хроник йөрәк җитешсезлеге белән пациентларның фаразы оптимистик түгел.
Шул уңайдан Тукай район үзәк хастаханәсе табиб-кардиологы Альбина Гимаева терапия бүлеге пациентлары өчен хроник йөрәк җитешсезлеге мәктәбе үткәрде: анда авыру симптомнары, сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге турында җентекләп сөйләде, буклетлар һәм үзконтроль көндәлекләре таратты.
Альбина Петровна макетта йөрәк төзелешен һәм эшен күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!