Медицина оешмасының эпидемиологик иминлегендә шәфкать туташы роле турында Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсендә фикер алыштылар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

"Медицина оешмасының эпидемиологик иминлеге: шәфкать туташы роле" республика семинарын Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсендә уздырдылар. Семинарга республиканың төрле учреждениеләреннән 115 медицина хезмәткәре җыелды.

Чарада катнашучыларны Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең баш табибы Алексей Толстиков сәламләде.

Медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле инфекцияләр турында Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе табиб-эпидемиологы Анастасия Данина сөйләде. Ул шәфкать туташы персоналы эшендәге төп нокталарны әйтте – инфекцияне ачыклаудан алып профилактикага кадәр.

Түбән Кама хастаханәсендә медицина калдыклары белән эш итүнең ничек оештырылуы турында хезмәттәшләренә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженер Мария Филлипова хәбәр итте.

Аеруча куркыныч инфекцияләр турында күләмле теманы баш табибның эпидимиологик сораулары буенча урынбасары Роза Шәмсетдинова яктыртты. Ул аеруча куркыныч инфекциянең төп төрләре турында гына түгел, аларны профилактикалау һәм авыру очраклары килеп чыкканда эшнең ничек оештырылуы турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International