Төзүчеләр иске бизәкләрне сүтә башлаганнар инде. Бүлектә инженерлык коммуникацияләре, ишекләр алыштырылачак, коридор, барлык палаталар һәм хезмәт бүлмәләре ремонтланачак. Мебель һәм медицина җиһазлары яңартылачак.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов ремонт эшләре һәм кардиологияне күчерүнең барышы белән танышты.