Алабугада хроник йөрәк җитешсезлеге турында белем көннәре үткәрелде

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Апрель аенда республика медицина учреждениеләрендә «ЙӨРӘК ҖИТЕШСЕЗЛЕГЕ ТУРЫНДА БЕЛЕМ КӨННӘРЕ» акциясе уза

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Алабуга поликлиникасы хроник йөрәк җитешсезлеге булган кешеләр өчен сәламәтлек мәктәбе оештырган.

Кардиолог Зарема Аитова авыруның сәбәпләрен һәм симптомнарын, ә иң мөһиме – аның белән ничек яшәргә: дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм вакытында дарулар эчәргә икәнен аңлатты.

Лекциядән соң пациентлар сораулар бирә һәм табибтан индивидуаль киңәшләр ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International