Наркодиспансерда Казан юридик институты курсантларына бәйлелекләр турында лекция укыдылар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы, Республика клиник наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән уку-укыту дәресе үткәрде.

Лекция «Суд медицинасы һәм суд психиатриясе» дисциплинасы кысаларында «Психик тайпылышларның гомуми төшенчәләре. Алкоголизм һәм наркомания» темасына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International