Казан медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы башланды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең медицина хезмәткәрләре спартакиадасын ачу тантанасы булды. Спорт ярышлары ике атна дәвам итәчәк һәм ел саен уздырыла торган Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасының сайлап алу этабы булачак.

Спартакиадада катнашучыларны сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан  шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов һәм физик культура һәм спорт комитетының спорт чараларын үткәрү бүлеге башлыгы Инсаф Миңнемуллин чыгыш ясады.

Ярышларда 10 командага берләшкән дәвалау учреждениеләреннән 300гә якын хезмәткәр катнаша. Спартакиада вакытында ун спорт төре буенча ярышлар узачак: Швеция эстафетасы, йөзү, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, волейбол, аркан тартышу, шахмат һәм киберспорт.

Ярышларның беренче көнендә волейбол турнирлары узачак.

Фото: Марат Хафизов / Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International