Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе бүлекчәләрендә янгынга каршы күнекмә үткәрделәр

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Шартлы янгын чыккан очракта эвакуация шәһәр поликлиникаларында һәм стационар бүлекләрдә уздырылган.

Барлык очракларда да медицина персоналы үзара килешеп эшләвен һәм төгәл эш итүен күрсәтте. Янгын тревогасыннан соң пациентлар һәм хезмәткәрләр кичекмәстән бинадан чыгып киттеләр, моңа санаулы минутлар кирәк булды.

Күнекмәнең мөһим этабы булып янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, гамәлләрне эшләү һәм янгын сүндергечне куллану буенча мастер-класс булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International