Совет барышында уздырыла торган һәм планлаштырылган фәнни тикшеренүләр турында докладлар тыңланды, диссертацияләрне яклау, шулай ук пациентларны диагностикалауга, тикшерүгә һәм дәвалауга инновацияләр кертү турында фикер алыштылар.
Совет вакытында шулай ук медицина персоналының квалификациясен күтәрү мәсьәләләре дә каралды. Өзлексез медицина белеме алу югары дәрәҗәдәге профессионализмны саклап калу һәм практик медицинага алдынгы технологияләрне кертү өчен төп фактор булып тора, дип билгеләп үтелде. Республика клиник балалар хастаханәсе хезмәткәрләренең халыкара конференцияләрдә һәм семинарларда катнашу, шулай ук әйдәүче экспертлар катнашында мастер-класслар оештыру мөмкинлекләре каралды.