Бүгенге көндә Лениногорск районының ике авыл җирлегендә — Мөэмин Каратайда һәм Сарабиколлда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше әнә шулай бара. Объектларда модуль урнаштырылган инде.
Эшләрнең чираттагы этабы объектларны электр челтәрләренә тоташтыру булачак, шуннан соң белгечләр кирәкле җиһазларны урнаштыруга керешәчәкләр.
Төзелеш «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла.
