Республика стоматология поликлиникасы стоматологы тешләрне дөрес чистарту турында ачык дәрес үткәрде

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның 27нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укучыларын тешләрне дөрес чистарту техникасына өйрәттеләр. Ачык дәресне Республика стоматология поликлиникасының балалар табиб-стоматологы Сөмбел Габдуллина үткәрде.

Укыту дәресләре Казанның Вахитов районы мәктәпләрендә Республика стоматология поликлиникасы башлап җибәргән «Крокодил» кариесны профилактикалау программасы кысаларында узды. Стоматологлар кече сыйныф укучыларына ни өчен авыз куышлыгын дөрес карап тору һәм тешләрне даими чистарту мөһим икәнен сөйли, викторина барышында алган белемнәрен тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International