Республика клиник хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Баһаветдинов Айдар Вәкил улы билгеләнде

2025 елның 18 апреле, җомга

Апрельнең бүгенге көненнән Республика клиник хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Баһаветдинов Айдар Вәкил улы билгеләнде.

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Айдар Баһаветдинов 2011 елда 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә табиб-рентгенолог булып эшли башлый.

2015 елдан Республика клиник хастаханәсенең рентгенодиагностика бүлегендә рентгенолог вазыйфасын башкара.

2016 елда –  РКХнең 2нче поликлиникасы (Иннополис медицина үзәге) мөдире, 2018 елда РКХнең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International