Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологы Булат Галимов 26нчы тапкыр кан тапшырган

2025 елның 18 апреле, җомга

Яр Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологы Булат Галимов Илкүләм донор көненә багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Ул 26нчы тапкыр кан тапшырды. Яшь табибның барлыгы 41 донациясе бар, ул Россиянең Мактаулы доноры булып тора.

Булат Әнәс улы җомга иртәсен Яр Чаллы кан үзәгенә барудан башлады. Донация җиңел үтте, һәм ул безнең илдә 20 апрельдә билгеләп үтелә торган Донор көнен шундый файдалы эш белән каршылавына шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International