Алабуга район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты балалар поликлиникасының яшьләр советы белән берлектә "Җиңү тәрәзәсе" патриотик акциясендә катнашты.
Табиблар Җиңү символлары - Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ак күгәрченнәр һәм торналар, күңелне нечкәртә торган рәсемнәр ярдәмендә тәрәзәләрне иҗади бизәделәр.
"Җиңү тәрәзәсе" акциясе – ветераннарга рәхмәт белдерү һәм совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне буыннар йөрәгендә саклау мөмкинлеге ул.
Олы Качык ФАП бинасын да Җиңү символлары белән бизәделәр, совет халкының батырлыгына хөрмәт һәм тантана атмосферасы тудырдылар.
Май аенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез