Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе бүлекчәләрендә янгынга каршы күнекмә уздырдылар

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Шартлы янгын чыккан очракта эвакуация шәһәр поликлиникаларында һәм стационар бүлекләрдә узды.

Барлык очракларда да медицина персоналы үзара килешеп эшләвен һәм төгәл эш итүен күрсәтте. Янгын тревогасыннан соң пациентлар һәм хезмәткәрләр кичекмәстән бинадан чыгып киттеләр, моңа санаулы минутлар кирәк булды.

Тренировканың мөһим этабы булып янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, гамәлләрне эшләү һәм янгын сүндергечләрне куллану буенча мастер-класс булды.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов гадәттән тыш хәлләр вакытында персоналның килешеп эшләвенең мөһимлеген ассызыклады һәм укуларны уңышлы уздырган өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International