Казан митрополиясе башлыгы митрополит Кирилл бүген «Тын бакча» рухи үзәгенә кергән Богородица иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән «Целительница»( «Дәвалаучы») храмында булды.
Гыйбадәт кылудан соң митрополит Кирилл җыелганнарга архипастырлык сүзе белән мөрәҗәгать итте, анда газап чигүчеләрне савыктыру һәм юату эшендә рухи ярдәм һәм шәфкатьлелекнең мөһимлеген сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, тормышның үлемне җиңүен символлаштырган Пасха бәйрәме авырулар һәм сынаулар белән очрашкан һәркем өчен өмет һәм рухны ныгыту чыганагы булып тора. Ул медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, игелекләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан митрополиясе башлыгы белән бергә Серафим Саровский храмының Казан хоры да килде. Кунаклар Республика клиник балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларын сыйлау өчен үзләре белән шоколад йомыркалары алып килгән. Җавап итеп, Пасха сыйлары салынган кәрзиннәр әзерләнде.