ОКТ-диагностиканың инновацион методы буенча офтальмологлар өчен мастер-класс: Әлмәткә беренче тапкыр метод авторы килде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең офтальмология бүлеге базасында табиб-офтальмологлар өчен оптик когерент томография (ОКТ) буенча мастер-класс узды.

Мастер-классны Чиләбе шәһәренең «Күрү үзәге» офтальмология клиникасының баш табибы, лазер хирургы, м.ф.к. Тимур Булатович Шәимов үткәрде. Тимур Булатович – периферик дегенерацияләрне һәм челтәр катлау җәрәхәтләрен ОКТ-диагностикалау технологиясе авторы.

Чарада Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан клиникаларының табиб-офтальмологлары, лазер хирург-ретинологлары катнашты.

Мастер-класс программасында диагностика методы авторының лекциясе, катлаулы клиник очракларны тикшерү, перифериянең оптик когерент томографиясе  һәм ОКТ-ангиография буенча мастер-класс булды. Һәр катнашучыга уку турында сертификат бирелде.

Мастер-класс кысаларында челтәр катлавының кан тамырлары һәм дегенератив авырулары булган 13 пациентка диагностика үткәрелде һәм аларга консультация бирелде. Хезмәттәшләр актив рәвештә сораулар бирде, фикерләре белән уртаклашты. Лектор клиника җитәкчелегенә чараны эксперт дәрәҗәсендә уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International