"Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы – киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 2004 елдан бирле үткәрелә.
Ул Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әтинең абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
«Нечкәбил» конкурсында законлы никахта торучы, балалары булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гаиләләр катнаша.
Конкурс турында нигезләмә, анкета, конкурс турында видео: https://vkvideo.ru/video-38301179_456240566
Сезнең муниципаль районда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә кертеп (Татарстан Республикасы муниципаль районының Иҗтимагый советы, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары катнашында һ.б.), 2 нык, имин гаилә күрсәтергә.
2025 елның 30 апреленә кадәр «Нечкәбил» конкурсының оештыру комитетына анкеталарны электрон почта аша тапшырырга кирәк: nechkebil@yandex.ru
Конкурс этаплары:
I этап: сайлап алу турлары – 2025 елның апрель–май айлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары;
II этап: 2025 елның май–июнь айларында Татарстан гаиләләренең зона фестивальләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары;
III этап: «Туган ил гаиләдән башлана» Татарстан гаиләләренең республика фестивале - 2025 елның 20 сентябре, Казан шәһәре;
IV этап: Әниләр көненә багышланган «Нечкәбил» конкурсының финалы, –
2025 елның 29 ноябре, Казан шәһәре.
Зона фестивальләре графигы:
20 май – Аксубай штб, 27 май – Зәй шәһәре, 29 май – Кайбыч, 3 июнь – Теләче, 10 июнь – Казан шәһәре.
Архив фотосы