Бүген Казанда кичке сәгать бишкә кадәр ВИЧка тестны бушлай тапшырырга мөмкин

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестны тест-мобильдә узарга мөмкин. Ул Казанда, М.Горький исемендәге паркта, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында тора.

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, ВИЧ-статусыңны бел!

Чараны «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ "Яңа гасыр" АБНО белән берлектә оештырды.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International