13-15 апрель көннәрендә Төмәндә «Дәвалау эше» (фельдшер) компетенциясе буенча "Профессионаллар" һөнәри осталык милли чемпионаты узды.
Татарстан Республикасыннан яшүсмерләр төркемендә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Хәмитова Зөлфия Рөстәм кызы чыгыш ясады. Алтын медаль яулады.
Чемпионканың әтисе Хәмитов Рөстәм Рәшид улының күп еллар Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләве сөендерә: Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә, ТР ССМ Республика клиника онкология диспансерында эшләгән, ә хәзер Арча үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли.