9 майда Әлмәт район күп профильле хастаханәсе коллективы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларны искә алырга, мемориалга чәчәкләр салырга Әлмәт муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров белән бергә шәһәрнең дәвалау учреждениеләре коллективлары җыелды.