Кадерле ватандашлар!
Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. 700 мең татарстанлы фронтка киткән, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Ватаныбызны сакларга 6000нән артык медик китте. Ә тылда калганнар көне-төне эвакогоспитальләрдә яралы сугышчыларның тормышы өчен көрәштеләр. 300 меңнән артык сугышчы ТАССР медицина учреждениеләрендә дәваланган, аларның күбесе фронтка кайта алган.
Без совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне буыннан-буынга кадерләп тапшырабыз. Күпмилләтле халкыбызны берләштерүче әлеге бәйләүче җеп Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча әһәмияткә ия була.
Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар бөек ватандашларыбызның эшен дәвам итәләр. Күп еллар элек кебек үк ил безнең киләчәгебезне саклау өчен берләште. Татарстаннан йөздән артык медик махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үти.
Республикада яралы сугышчыларга ярдәм күрсәтү өчен госпитальләр җәелдерелде. Безнең әйдәүче белгечләр хәрби хезмәткәрләргә хәрби бурычларны үтәүгә кайтырга ярдәм итә. Республикабызда бу ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип юкка гына игълан ителмәгән! Бу Бөек Ватан сугышы геройларына һәм бүген Ватаныбыз хакына хезмәт итүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен әйтүнең тагын бер сәбәбе.
Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Р. Абашев