Биектау районында илкүләм проект нигезендә ике ФАП төзү дәвам итә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Биектау районында ике фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Зур Көек һәм Татар Урматы авылларында медицина учреждениеләренең яңа биналары барлыкка киләчәк.

Эшләр башкаруга акча «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы нигезендә бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта объектларда модуль урнаштырылган инде. Эшләрнең чираттагы этабы объектларны электр челтәрләренә тоташтыру булачак, шуннан соң белгечләр эчке төзекләндерүгә, кирәкле җиһазлар урнаштыруга һәм территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Һәр пунктның гомуми мәйданы 78,5 м2 тәшкил итәчәк. Һәр фельдшер-акушерлык пунктында ФАП мөдире - фельдшер эшен дәвам итәчәк.

Зур Көек авылында беркетелгән халык саны - 202 кеше, Татар Урматы авылында – 108 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International