Традициягә әверелгән Язгы аеклык бәйрәме Казанда узды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Академик Арбузовлар музей-йортында традициягә әверелгән Язгы аеклык бәйрәменә багышланган чара узды, анда медицина һәм мәгариф өлкәләренең әйдәп баручы белгечләре катнашты.

Бу бәйрәм илебез, республика һәм аның башкаласы тарихына барып тоташа.

Чараны ачуда сәламләү сүзе белән «МНАТ» халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге рәисе Владимир Ловчев, "Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССУ табибы Роза Алимова һәм төрле ведомство һәм иҗтимагый оешмаларның башка вәкилләре чыгыш ясады.

«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табибы Роза Алимова үз чыгышында болай дип ассызыклады: «Алкоголизм – шәхси проблема гына түгел, ә комплекслы һәм нәтиҗәле чишелеш таләп итә торган гомуммилли бәла. Җәмгыять сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудырырга һәм гражданнарда алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш"»

Аеклык бәйрәме традициясе безнең шәһәрдә "МНАТ" халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге ярдәмендә торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International