Трансплант уеннар: күчереп утыртудан соң спорт. Казанда фотокүргәзмә ачылу тантанасы

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

2025 елның 1 маенда «Трансплант уеннар: күчереп утыртудан соң спорт» дигән трансплантация һәм донорлык темасына фотокүргәзмәне ачу тантанасы була.

«Сила внутри» (Көч эчтә) орган донорлыгы үзәге һәм Ак. В.И. Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар Милли медицина тикшеренү үзәге (Мәскәү шәһәре) орган күчереп утыртуны көткән һәм кичергән кешеләр өчен узган III Бөтенроссия трансплантация уеннарына багышланган күргәзмә оештырды.

2024 елның августында Россиянең 44 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан, 250 спортчы Казанга футбол, баскетбол, волейбол, теннис, бадминтон, дартс, шахмат, йөзү, төрле дистанцияләргә йөгерү һәм скандинавия йөреше турнирларында үзләрен күрсәтү өчен килде.

Экспозиция спорт фотографы Нәфис Сираҗетдинов төшергән 20 картинадан тора, аларда уеннарның якты мизгелләре сурәтләнгән.

Тантаналы ачылыш 1 майда, 12:00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Ташаяк ур., 2а, к1 (Үзәк стадион манежы) адресы буенча, Казан марафоны экспосы кысаларында була.

Чарада орган күчереп утыртуны кичергән трансплант-спортчылар, шул исәптән донор йөрәкле марафончы, Гиннесс китабы рекордчысы Валентин Ткачев катнашачак.

2020 елдан «Сила внутри» орган донорлыгы үзәге Россия Федерациясенең орган донорлыгын үстерү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен актив рәвештә хуплый һәм, трансплантациягә мохтаҗ һәркем яңа, сәламәт һәм бәхетле тормышка мөмкинлек алсын өчен, җәмәгатьчелекне һәм пациентларны, табибларны һәм журналистларны, фәнне, бизнесны һәм мәгарифне берләштереп, донорлыкны популярлаштыручы булып чыгыш ясый.

Проект Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International