«Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУ «10 нчы шәһәр поликлиникасы» ДАССУ белән берлектә Тиредә яман шеш диагностикасы көнен үткәрде.
Республика клиник тире-венерология диспансеры 3нче поликлиника бүлеге табибы Вероника Вәлиева 21 пациентны карады һәм тикшерү барышында 2 кешедә атипик дерматофиброма, 9 кешедә меланоцитар невус, 2 кешедә лентиго, 3 кешедә себорея кератомы ачыкланды.
Дерматолог 3 нче поликлиника бүлегенә динамик күзәтүгә анамнезда меланоцитар невус һәм меланома белән пациентканы, шулай ук дерматофиброма һәм пигментлы кычыткан бизгәге белән пациентларны чакырды.