СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәгендә "Хәтер дивары" булдырылды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

СПИД Республика үзәгендә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.

Җиңү көне алдыннан "ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге" ДАССУда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган "Хәтер дивары" булдырылды.

Үзәк хезмәткәрләре фронтларда сугышкан, Ватаннарын саклап, тылда фидакарьләрчә хезмәт иткән, ә сугыштан соң илне торгызган һәм тыныч тормыш корган туганнарының һәм якыннарының фоторәсемнәрен җыйдылар.

"Хәтер дивары" - ул фотосурәтләр белән стенд кына түгел. Бу һәр геройга хөрмәт һәм рәхмәт, бу тулы бер буын батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге.

Һәр фотосурәт – гаилә тарихы, батырлык, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт тарихы.

Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

9 Майда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International