Биектау районында аз хәрәкәтчән һәм паллиатив пациентларны тикшерү өчен мобиль бригадалар эшли башлады.
Моннан тыш, белгечләр озак вакыт медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итмәгән халыкны да колачлаячак.
Суыксу ФАПына беренче сәфәр бригадасына терапевт, невролог, фельдшер һәм анализ җыю өчен лаборант керде.
Шулай ук күчереп йөртелә торган аппарат белән УЗИ табибы да эшләячәк.
30 апрельдә Дөбъяз участок хастаханәсенә бару планлаштырыла.
Профилактика эшенең яңа юнәлеше 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе курациясе ярдәмдә уза.