Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе баш табибы И.М. Әхмәдиев Балык Бистәсе районының берничә мәктәбендә укытучылар составы белән очрашу үткәрде.
Ул 1 нче гимназиядә, 2 нче урта мәктәптә, Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Олы Елга мәктәбендә булды.
Очрашуда актуаль мәгълүмат, уртак эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.
Чара ике яклы аралашу, яңа һәм гамәлгә кертелә торган технологияләр турында сөйләү форматында узды.
Профилактик чараларның мөһимлегенә басым ясалды. Очрашу нәтиҗәләре буенча төп бурычлар исемлеге төзелде, аларны хәл итү өчен җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
