Мәскәү студентларын Татарстан медицина учреждениеләренә эшкә чакырдылар

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семеновна Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү медицина югары уку йортлары студентларын республика дәвалау учреждениеләренә эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу уздырды.

Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге вәкилләре, республика медицина учреждениеләренең баш табиблары (Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Әлмәт район үзәк хастаханәсе, Алабуга район үзәк хастаханәсе, Түбән Кама шәһәре перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе) катнашты.

Хастаханә җитәкчеләре клиникаларның эше, яшь белгечләргә социаль ярдәм чаралары, Татарстан медицина учреждениеләрендә эшләүнең өстенлекләре турында сөйләделәр, булачак медикларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International