Май бәйрәмнәрендә Казанда һәм Чаллыда күчмә диспансеризация үткәреләчәк

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

1 майдан 11 майга кадәр Казанда һәм Чаллыда торак йортлар ишегалларында һәм җәмәгать урыннарында мобиль комплекслар эшләячәк, анда диспансеризация узарга мөмкин булачак.

Май бәйрәмнәрендә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре узарга, флюорография һәм маммография ясарга мөмкин булачак. Казанда һәм Чаллыда мобиль поликлиникалар һәм «Флюмамм» комплекслары эшләячәк.

Казан

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең мобиль поликлиникасы

1 майдан 6 майга кадәр

«Северный» мәдәният йорты, Кутузов ур., 15.

8 майдан 11 майга кадәр

Кол Гали ур., 16.

М. Н. Садыйкова исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы.

1 майдан 11 майга кадәр

Адоратский ур., 36А.

ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы

1 майдан 3 майга кадәр

«Весна 2» торак комплексы, Аббасов ур., 19.

4 майдан 5 майга кадәр

Бокс үзәге, Җәүдәт Фәйзи ур., 2а.

6 майдан 9 майга кадәр

«Южный» сәүдә үзәге, Җиңү Проспекты, 91.

10 майдан 11 майга кадәр

«Франт» сәүдә үзәге, Ю.Фучик ур., 90.

Яр Чаллы

5 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы

1 майдан 11 майга кадәр

«Омега» сәүдә үзәге, Сөембикә проспекты, 2/19.

Мобиль комплексларның эш вакыты – 8.00 дән 18.00 гә кадәр.

Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты нигезендә бушлай үткәрелә.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International