Апас районының Кормаш авылында илкүләм проект буенча ФАП бинасы яңартыла

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Апас район үзәк хастаханәсенең Курмаш фельдшер-акушерлык пунктында эш кайный.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында биредә бинага капиталь ремонт ясала.

Кабул итү, процедура һәм прививка ясау кабинетларын яңарту, шулай ук инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларын алыштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International