"Татарстан медикларының батырлыгы. 1941–1945 елларда республиканың эвакогоспитальләре " китабы – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган басма.
Китапта сугыш елларында республикада җәелдерелгән эвакуация госпитальләренең эше турында гына түгел, ә табиблар, аларның профессиональлеге һәм батырлыгы турында да кыйммәтле мәгълүмат тупланган.
Басманың нигезендә монографияләр һәм фотоальбомнардан алып вакытлы матбугатта һәм электрон ресурсларда басылган мәкаләләргә кадәр төрле чыганакларны өйрәнү ята.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин: "Һөнәри бурычларын үтәгән коллегаларыбызны истә тоту, аларның тәҗрибәсен өйрәнү – безнең изге бурычыбыз. Әдәби чыганакларда, архив документларында зур эзләнү эшләре башкарылды. Бу эш нәтиҗәләре китап нигезенә салынды".
Китапны сылтамада бушлай укырга була – https://rmbic.tatarstan.ru/k-80-letiyu-pobedi2.htm
9 Майда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез!
.jpg)