Анда ведомство хезмәткәрләренең балалары катнашты, Бөек Ватан сугышына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сәнгать эшләре әзерләделәр.
Балалар рәсемнәре күргәзмәсе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында урнаштырылды.
Бүген аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин карады һәм барлык катнашучыларны җиңүче дип игълан итәргә карар кылды.
Барлык эшләрнең авторлары бүләк сертификаты һәм министрның рәхмәт хатын алачак.
Якынлашып килүче бәйрәм белән!