Кичә «Олимпиец» спорт комплексында Казан медицина хезмәткәрләре Спартакиадасын ябу тантанасы булды. Ярышларда шәһәр хастаханәләреннән һәм поликлиникаларыннан 300гә якын хезмәткәр катнашты, алар ун командага берләштерелде.
Спорт ярышларында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов мөрәҗәгать итте.
"Казан медицина хезмәткәрләре спартакиадасын уздыру безнең күркәм традициягә әйләнде. Бу өч атна, бер яктан, сез ярыштыгыз, ә икенче яктан – аралаштыгыз һәм гадел көрәштә катнаштыгыз, берләшүгә китердегез. Барлык җиңүчеләрне котлыйм! Биредә җиңелүчеләр булмый", - дип билгеләде Владимир Филатов.
Гомумкоманда зачеты йомгаклары буенча җиңүче кубогын 18нче шәһәр поликлиникасы җыелма командасы алды (18нче ШП, 18нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе, 10нчы Балалар шәһәр поликлиникасы, 11нче Балалар шәһәр поликлиникасы). Икенче урынны 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе командасы алды, өченче урынны Ашыгыч медицина ярдәме станциясе командасы алды.
Тантанада шулай ук швеция эстафетасы, йөзү, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, аркан тартышу, шахмат һәм киберспорт буенча ярышларда җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
