«Тормыш уты» Бөтенроссия факел эстафетасы кысаларында Яр Чаллының Кан үзәгендә сөяк мие донорлык акциясе узды
Анда 300 дән артык кеше катнашты.
Сөяк мие донорлары регистрына 42 кеше кергән, ә кан һәм аның компонентларын 70 донор тапшырган🩸
Донор яше 18дән 35 яшькә кадәр, ә авырлыгы 50 килограммнан артыграк булырга тиеш.
Без барлык катнашучыларга сөяк мие доноры булырга карар кылуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Йөзләрчә, меңнәрчә бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең тормышында катнашуы бәяләп бетергесез.