Җиңүгә 80 ел – балалар күзлегеннән

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Республика клиник онкология диспансерында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы узды.

Конкурста учреждение хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Барлыгы 83 эш тәкъдим ителде, аларда яшь рәссамнар геройларның батырлыгына хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм тарихи хәтерне сакларга омтылуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International