Казанның Сугыш ветераннары госпиталендә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан концерт уздырдылар

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Казандагы Сугыш ветераннары госпиталендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлаулар яңгырады. Истәлекле дата алдыннан медиклар бүләкләр, яшь армиячеләр чыгышлары, җырлар һәм симфоник оркестр белән чын бәйрәм оештырды.

Чара яшь гвардиячеләрнең Җиңү байрагы һәм Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Илдар Азат улы Фәхретдиновның котлау сүзе белән ачылды. Чарада тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операциянең сугыш хәрәкәтрендә катнашучылар булды.

 

«ТР Ветераннар берлеге» Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Александр Бородин, Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисенең беренче урынбасары Александр Поляков, ТР ветераннар оешмасының Координацион советы рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев һәм башка мәртәбәле кунаклар булдылар.

 

Шулай ук барлык теләүчеләрне кыр кухнясыннан сый – ипи телеме белән солдат карабодай боткасы һәм компот көтте. Бәйрәм концерты азагында ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International