Республика стоматология поликлиникасы холлында Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Ул төрле елларда дәвалау учреждениесендә хезмәт куйган фронтовик табиблар турында сөйли.
Моннан тыш, хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында зур элмә газета әзерләгәннәр. Архив фотосурәтләре һәм якыннарыбыз турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
