Бөек Җиңү көне алдыннан Актаныш үзәк район хастаханәсе коллективы туганнары махсус хәрби операция зонасында булган хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Хастаханә коллективы, профсоюз комитеты махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын чын күңелдән котлады, ә хастаханәнең баш табибы әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.