Кичә Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфкать улы Хаев Күҗәкә ФАПның элеккеге фельдшеры, Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нурфикә Абдулла кызы Абдуллинаны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее белән котлады.
