Бөек бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре һәм «сугыш балалары» статусына ия өлкәннәр янына бардылар.
Хастаханә стационарларында балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы кырыс елларга туры килгән пациентлар дәвалана. Аларның күбесе хәзер үз балаларының кайгыртуы белән әйләндереп алынган, ләкин медикларның игътибары алар өчен аеруча күңелгә үтеп керә торган бүләк булды.
Баш шәфкать туташы, профком рәисе, бүлек мөдирләре һәм өлкән шәфкать туташлары кергән делегация һәр ветеранны шәхсән үзе котлады. Аларга хастаханә хезмәткәрләренең балалары ясаган бүләкләр һәм открыткалар тапшырылды.
Котлаулар хирургия, кардиология, паллиатив бүлекләрдә, шулай ук беренчел кан тамырлары үзәгендә узды.